Адәм баласының соңгы йорты – зират. Аның яныннан узган һәр кеше бу дөньяның мәңге түгеллеген исенә төшерә вафат булган һәм әби-бабаларыбыз, туганнарыбыз рухына дога кыла, үзенең кылган гамәлләре турында уйлана.
Бүген яшәгән йортыбыз чиста ничек булса, зиратларыбыз да җыештырылган, аның кабер буялган рәшәткәләре, чәчәкләр утыртылган булырга тиеш. Моның савабы да әйтеп бетергесез.
Республикада, шулай ук, район җирлегендә мәңгелек йортка карата булган игътибар көннән-көн арта бара. Халык тарафыннан да аларны төзекләндерү буенча һәр елны күп эшләр башкарыла. Ел саен бердәмләшеп, яз башында өмәләр ясау гадәте бар. Зиратлар кипкән үләннәрдән, корыган куаклардан чистартыла, яңа коймалар тотуда игелекле кешеләр ядәм итәләр. Бер сүз белән әйткәндә, авылда яшәүче һәр кеше үз бу эшкә өлешен кертергә тырыша.
Иске Чүпрәле авылындагы зиратның да нинди хәлдә булуы күпләр өчен яңалык түгел. Аны буенча китерү тәртипкә, соңгы елларда күләмле эш алып барыла. Район Башкарма комитетында узган чираттагы киңәшмә вакытында да район башлыгы Александр Шадриков әлеге гамәлнең изге эш булуын искәртеп, ел саен зиратлар чистарту буенча гомумөмә көне билгеләргә тәкъдим итте.
-Иске Чүпрәле авылы зиратында карт агачларның көчле җилдә каберлекләргә аву ихтималы зур иде. Аларны чистарту зур эш буенча үткәрелде. Шулай да анда эшлисе эшләр күп. “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел”, дигән бар әйтем. Якыннарыбызның рухы шатланып ятсын өчен яхшылык эшләргә кирәк. Бу изге гамәлне традициягә кертү мөһим,-диде Александр Шадриков.
Шимбә исә көнне район оешма, предприятие хезмәткәрләре, бергә, бердәм булып чыкты өмәгә, аларга авыл халкы да кушылды. Мондый өмәләр бу көнне авыл җирлекләрендә дә узды. Һәркем изге зур өлеш эшкә кертте. Кемдер кабер өсләрен чистартты, кемдер кипкән агачларны кисте, кемдер бөтен чүп-чарны зираттан чыгарып торды.
Олы эшкә салынды башлангыч. Әлбәттә, зиратта өмәләр әле дәвам итәчәк. Мәңгелек йортларыбыз ерактан ук пөхтәлеге, чисталыгы белән аерылып торса, яшеллеккә күмелеп утырса, нинди күркәм булачак, күңелләребез дә тыныч булачак.
Иске Чүпрәле авылы зиратында чираттагы өмә 2 июньдә 13.00 сәгатьтә узачак.