Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар белән көрәш кискенләшә бара.
Күз Шуны уңында тотып, автоинспекторлар әледән – әле төрле үткәрә чаралар.
-Май башларында “Тоннель” дип аталган операция үткәрү барышында 15 ләп шоферга карата бөркетмә төзергә туры килде. Ике сәгать эчендә генә дә шушы кадәр тәртип бозучы... Димәк, машина йөртүчеләр һаман да юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмыйлар. Билгеле, андыйлар белән көрәшне кискен рәвештә даими дәвам итәчәкбез һәм закон нигезендә җавапка да тартачакбыз.- ди автоинспекция башлыгы, полиция майоры Анатолий Михайлов. Әлеге операциянең чираттагысы, кичке сәгать җидедән тугызга кадәр, Иске Чүпрәле авылындагы Низаметдинов һәм Нәфиев урамнары кисешкән җирлектә үткәрелде. Инспекторлар һәр машинаны тикшерде диярлек. Әнә олы юлдан җилдертүче унынчы модельдәге “ВАЗ”машинасы фара лампочкаларын кабызмаган. Кагыйдә буенча шофер аларны көндез дә кабызып йөрергә тиеш, югыйсә. Ә инде кояш бу вакытта офыкка ук төшеп килә иде. Машина йөртүче егет шунда ук “гафу итегез, онытып җибәргәнмен” дип акланырга кереште. Иминлек каешларын кулланмаучы шоферлар да автоинспекторлар игътибарыннан читләшә алмады. Гомумән, ул кичне тугыз шофер җавапка тартылды. “Автотранспорт белән идарә итүчеләрне җавапка тартуны максат итеп куймыйбыз, иң мөһиме юлларда тәртип һәм иминлек булсын. Җәяүлеләрнең өс киемнәрендә яктылыкны кире кайтаргыч элементлар булырга тиеш. Без һәрвакытта да кеше гомерен, аның сәламәтлеген саклап калуны төп максат итеп куябыз”,- дип дәвам итә сүзен баш автоинспектор Анатолий Николаевич.