Яңа Кәкерледә «Җиңүчеләр аллеясы» барлыкка килде

2017 елның 29 мае, дүшәмбе

Тирә - якка хуш ис таратып, бар дөньяны акка төреп алмагачлар. Бар дөнья чәчәктә утыра. Табигатьнең иң матур, иң гүзәл мәле.

Без, Алимов Зариф Закирович исемендәге Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы, укучылар, табигатьнең шушы матурлыгы белән хозурланып кына калмыйча, аны саклау буенча һәм төрле яклау эшләр башкарабыз. Бу эшләрне башлап җибәрүдә мәктәп директоры Шамил Абдрахманов һәм биология укытучысы Сергей Никитиннар зур тырышлык куйдылар.

Тирә - якны яшелләндерү эшен алдагы еллардан ук башкарып килсәк тә, Экология елы кысаларында аны тагын да киңрәк җәелдереп җибәрергә булдык.

Иң элек, бакчабыз түренә нарат һәм пирамидаль тирәк үсентеләрен утыртып, үзебезнең питомнигыбызны булдырдык. Ул үсеп матур итеп китте, ләкин хыялыбыз безнең мәктәптә “Җиңүчеләр аллеясы” булдыру иде. Яңа Ишле авылы җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов ярдәме белән 80 гә якын нарат үсентеләрен кайтарттык. Үткән язда утыртылган 75 нарат үсентесе безне дә сөендереп, яшелләнеп үсеп китте. Быел исә Бөек Ватан сугышында катнашкан бабалары, әтиләре, туганнары хөрмәтенә, яшь утыртуда шушы үсентеләрне авыл халкы, кайткан кунаклар бик теләп, катнашырга булдылар.

Изге эштә авылдашыбыз Татарстанның халык артисты ИлСаф, мәктәбебезнең даими иганәтчесе ,авылыбызның район советы депутаты Буа элеваторы генераль директоры Газинур Хакимов һәм Яңа Ишле җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов катнашты. Алар үзләренең бабалары хөрмәтенә пирамидаль тирәк утырттылар һәм киләчәктә даими рәвештә аны тәрбияләп үстерергә сүз бирделәр. Үз чиратында, алда утыртылганнарга өстәп, укытучылар белән укучы һәм берлектә, авыл халкы да үз исемнәре белән атап куак утырттылар. Шулай итеп, мәктәбебезнең иң матур урынында “Җиңүчеләр аллеясы” барлыкка килде. Бу агач - куакларыбыз сугышта һәлак булган авылдашларыбыз рухына салават әйтеп үсеп утырсыннар иде.Киләчәктә аллеябыз зураер, наратлар төз, яшел шәл ябынган тирәкләр һәркемне үзенә җәлеп итеп торыр дигән өметтә калабыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International