Җиңү көне россиялеләр өчен айның иң якты вакыйгасы булган

2017 елның 26 мае, җомга

Россиянең һәр икенче гражданы (54 процент) 9 Майда Җиңү көнен бәйрәм итүне соңгы дүрт атнада иң истә калырлык вакыйга дип атаган. Бу хакта җомга көнне “Интерфакс”ка “Левада-Үзәк” хәбәр итә.

Урында Икенче - “полк Үлемсез” йөреше (31 процент), өченчедә – Мәскәүдә Кызыл мәйданында үткән Җиңү парады (27 процент) тора.

Айның иң истә калган вакыйгалары бишлегенә Петербург метросы теракты (21процент), бәяләр арту, акчаның кыйммәте төшү, тормыш дәрәҗәсе начарлану (17 процент ) кергән.

Тагын 14 проценты исемлеккә Франция һәм Германиянең хоккей буенча дөнья чемпионатын, 13әр проценты - Донбасста сугышлар яңаруны Россия һәм Чит ил эшләре министры Сергей Лавров белән АКШ президенты Дональд Трамп очрашуын өстәгән.

Сораштыруда катнашучыларның һәр унынчысы 1 Майны һәм 1 Май демонстрацияләрен (11 процент) һәм Украинадагы "Евровидение" бәйгесен (10 процент) атаган.

Сораштыру 19-22 май көннәрендә 18 һәм аннан өлкәнрәк 1600 кеше арасында Россиянең 48 төбәгенең 137 торак пунктында үткәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International