Минималь азык-төлек җыелмасына бәяләр ел башыннан 5 процентка арткан. Бу гыйнвар – апрель айларында 1,5 процент тәшкил иткән инфляциядән 3,3 тапкырга артык. Бу хакта “Известия” газетасы хәбәр итә.
Мондый къренеш яшелчәләргә бәяләр 21-49 процентка үсү белән үзгәрүе билгеләп үтелә. Бу чит илдән кергән кәбестә, бәрәңге, суган, кишер бәяләре белән бәйле. Россиянең уңыш запасы беткән.