Марат Әхмәтов: Халыктан сатып алына торган сөтнең бәясен төшерергә ярамый

2017 елның 26 мае, җомга

Татарстанда һәр көнне 3,6 мең тоннадан артык сөт җитештерелә, предприятиеләрдә 2,9 мең тоннадан артык сөт эшкәртелә. Сөт эшкәртү белән «Просто молоко» ИК ҖЧҖ, «Арча» ҖЧҖ, «Касымовский сөт комбинаты» ҖЧҖ, «Алабуга Сөте» ААҖ һәм башкалар шөгыльләнә. Кичә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында сөткә сатып алу бәяләрен булдыру мәсьәләләре турында киңәшмә узды, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Тармакка дәүләт ярдәме күрсәтү программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, авыл хуҗалыгы җитештерүе, шул исәптән сөт җитештерү шөгыльләнүче белән кешеләр саны арта. Соңгы елларда республикада гаилә 1205 фермасы, сөт юнәлешендә 824 кече ферма төзелде.

Марат Әхмәтов, халыктан алына торган сөтнең бәясен төшерергә ярамый, дип ассызыклаган. Министр эшкәртү предприятиеләренең хуҗалыклардан вәкилләрен сөтне турыдан-туры сатып алу өчен трейдерлар белән үзара мөнәсәбәтләрне яңадан карарга өнди.

Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук республикада сөткә бәяләрне саклап калу мөмкинлекләре турында фикер алышкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International