Татарстанда язгы чәчү планы 99 процентка башкарылган

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Татарстанда язгы культураларны чәчү 1 миллион 766,7 мең гектар мәйданда башкарылган, бу - планның 99 процентын итә тәшкил, дип хәбәр итә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Республиканың күп районнарында язгы чәчүгә җәлеп ителгән хезмәтчәннәрнең эшен бәяләү системасы кертелгән.

Биектау районында чәчү алдынгылары исеменә «Татарстан» агрофирмасыннан – Илдус Мадышев, Михаил Цыганов, Әнис Галәветдинов; «Красная заря» авыл хуҗалыгы кооперативыннан – Нәҗип Сабиров, Александр Комаров, "Урак һәм Чүкеч” җәмгыятеннән – Марс Гыйләҗев, «Ватан” авыл хуҗалыгы предприятиесеннән – Айнур Сәмигуллин, "Әсән” җәмгыятеннән – Айрат Ибраһимов, "Березка" җәмгыятеннән – Солтан Кәримов һәм “Бөреле” ябык акционерлык җәмгыятеннән – Фәяз Хәбибуллин лаек булды.

Яңа Чишмә районында соңгы 5 көн йомгаклары буенча иң яхшы эшләүче механизаторлар булып «Сөт иле» – «Яңа Чишмә» филиалыннан - Нәҗип Дәүләтшин, «Кулон» агрофирмасыннан - Владимир Михайлов, Александр Пищальников һәм «Архангельский» хуҗалыгыннан Николай Стрелов табылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International