Быел чыгарылыш сыйныф укучылары 14 фәннән Бердәм дәүләт имтиханы тапшыра алачак. Шуларның икесе – математика һәм рус теле мәҗбүри, калган фәннәрне исә чыгарылыш сыйныф укучысы үзе сайлап ала. Шунысы да мәгълүм, укучы үзе күпме теләсә, шул кадәр имтихан тапшырырга хокуклы.
"Узган еллардагы кебек үк, иң популяр исемлегендә имтиханнар – җәмгыять белеме, физика, биология химия һәм фәннәре, – диде бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференцисендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов.
"Бердәм дәүләт имтиханы безнең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен хәзер гадәти сынау. Әлеге имтихан тирәсендә бернинди дә ыгы-зыгы булырга тиеш түгел. Ул инде 8 еллап үткәрелә. Имтихан бирүнең барлык нечкәлекләре ел дәвамында укучыларга да, укытучылар һәм, әти-әниләргә дә җиткерелә", – диде министр урынбасары.