Иске Чүпрәле күппрофильле лицейда “Ел укучысы – 2017”бәйгесе узды

2017 елның 24 мае, чәршәмбе

Иске Чүпрәле күппрофильле лицейда лицей директоры Халитов Илсур Ахметсафиевич укыту һәм эшләре буенча директор урынбасары Замалтдинова Эльвира Салютовна ярдәмендә “Мәктәп округының ел укучысы – 2017” бәйгесе оештырылды.

Әлеге бәйгедә биш белем бирү учреждениесе катнашты : “Иске Чүпрәле күппрофильле лицей”муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе, «Иске Чокалы төп гомуми белем бирү мәктәбе»муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе, «Иске Чокалы төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең филиалы “Социалистик Хезмәт Герое Низамутдинов Р.М. исемендәге гомуми башлангыч белем бирү мәктәбе»,«Чуваш Чүпрәле урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе,”Иске Әлмәле башлангыч мәктәп – балалар бакчасы”. Конкурста 12 укучы көч сынашты. Аларның һәрбесе билгеле бер сан астында чыгыш ясады. Иң элек катнашучыларыбыз ярдәмендә үзпрезентация, үзләре белән таныштырып үттеләр. Шуннан соң проектлар яклау күчтеләр өлешенә. Укучылар проектларны үзләре сайлап фәннәр буенча алган якладылар. Проектларның һәрберсе тирән эчтәлекле, кызык, иҗади яктан да бай иде. “Интеллектуаль ярыш” дигән өченче бәйгедә алар төрле сорауларга җавап бирделәр. Бәйге вакытында Иске Чүпрәле күппрофильле лицей укучылары үзләренә килгән кунакларны концерт номерлары белән ял иттереп алырга да өлгерде.Кызыклы, дулкынландыргыч киттеләр мизгелләр сизелми үтеп тә.Бәя бирү комиссиясе карары белән түбәндәге номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнде: “Мәктәп округының алтын фонды” – Никишкина Ксения, Иванов Егор, Зартдинова Алсу, “Мәктәп округының иң акыллы укучысы” – Юсупова Зилә ,Низамова Алинә, Кудрявцева Александра, «Мәктәп округының иң сәләтле укучысы” – Хузеев Раниль, Хисматуллина Айзилә, Батранов Евгений, “Мәктәп округының тирән белемле укучысы” – Иванов Алексей, Шарафутдинова Диана. Ә “Мәктәп округының ел укучысы – 2017” исеменә Иске Чүпрәле күппрофильле лицейның 10 нчы “Б” сыйныфы укучысы Азизова Алсу лаек булды. Әлеге бәйгедә катнашучы укучыларга 25 май көнне грамоталар һәм истәлекле бүләкләр биреләчәк.Без аларның киләчәктә дә зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International