Шушы көннәрдә Чүпрәле күп тармаклы технологияләр техникумының (директоры Рамиль Әхмәтов) “Тормыш мизгелләре” театр коллективы Буа шәһәрендә узган “Идел – йорт” ХVII төбәкара театр коллективлары фестивалендә катнаштылар һәм Данил Салиховның “Капчыктагы Мәгъфия” комедиясен тәкъдим иттеләр.
Нәтиҗәдә, театр театр коллективы сәнгатен пропагандалауга, киң җәмәгатьчелеккә танытуга зур өлеш керткәне өчен ТР Мәдәният министрлыгы, республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге. Буа дәүләт драма театрының Рәхмәт Хаты белән бүләкләнде.
Театрны сәхнәгә куючылар: Арифҗан бакиров, Сиринә Мохтарова. Фиркать Җамалтдинов. Рамиль Җаббаров, Ильяс Яфизов. Режиссер -Гөлназ Җаббарова, Сәхнә бизәлеше -Рәйнә Бахитова, рәссам -Ильмас Нәфиев, музыка бизәлеше-Отажан Отажанов.