Җәен һава температурасының нинди булачагы хакында мәгълүм булды. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь хәбәр итүенчә, июньдә температура гадәти норма тирәсендә булачак.
“Июль аенда исә температура нормадан югарырак, явым-төшемнәр ә уртача норма тирәсендә булачак. Әмма бу әлегә фаразлар гына. Чөнки атмосфера бик нык үзгәрүчән”, - диде Феликс Гоголь.