Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, алдагы берничә көндә һава торышының бозылу ихтималы бар.
Иртәгә, 20 майда, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшеп көтелми. Көньяк-кнбатыштан талгын җил исә. Һаваның температурасы сәгатьләрдә төнге – +7..+12, көндез +20..+25 градус җылы булачак. Казанда да яңгырлар көтелми: төнлә – +9..+11, көндез +22..+24 градус җылы.
21 майда көндез инде яңгырлар, яшен көтелә һәм урыны белән боз яву ихтималы да бар. Көньяк-көнбатыштан искән җил юнәлешен үзгәртә һәм төньяк-көнбатыштан исә башлап, кыска вакытка шактый көчәя – тизлеге секундына 15-20 метрга җитә. Һава температурасы төнлә – +10..+15, көндез +16..+21,урыны белән +24 градуска кадәр җылы булачак.
22 майда яшенле яңгырлар, җил көчле кабатлана. Һава температурасы сизелерлек түбән төшә: төнлә – +3..+8, көндез +9..+14 градус кына җылы.