Сугыш чоры баласы ул

2017 елның 19 мае, җомга

Һәр кеше тормышында юбилейлар була. Аның һәрберсе, тормыш үзе кебек үк, үзенчәлекле. Иске Чүпрәле авылында яшәүче Ирфан Нәсыйбулла улы Хисмәтов шушы көннәрдә үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Ирфан абый Иске Чүпрәле авылында ишле гаиләдә дөньяга килә, аның балачагы сугыш, яшүсмерлек чоры сугыштан соң илне торгызу елларына туры килә. Иске Чүпрәле мәктәбендә 7 сыйныфны тәмамлый. Беренче чыныгуын хезмәт, ул вакытта “Татарстан” йөрткән исемен, колхозда ала. Үгезләр белән 2 тәгәрмәчле арбага мичкә куеп су да ташый ул, кая кушсалар да баш тартмый яшь егет. Әмма кайда гына эшләмәсен, ул үзенең хезмәт сөючәнлеге хөрмәт белән казана. Аннан соң армия хезмәте. Армиядән соң Казахстан якларына китеп, механизатор белгечлеген үзләштерә, туган якларына категорияле югары тракторчы, шофер буларак кайтып төпләнә ул. Ул белемле чорда, механизаторларга әзерлекле кытлык була, егетне ике куллап эшкә алалар биредә.

Иске Чокалы авылы кызы Гөлҗиһан апа белән матур гына гаилә корып, бала өч тәрбияләп үстерәләр, һәрберсенә биреп ныклы белем, тормыштаүз юлларын табарга ярдәм итәләр алар. Гөлҗиһан апа гомере буе район кулланучылар җәмгыятенең җәмәгать туклануы предприятиесендә хезмәт куйса, Ирфан абый “Сельхозтехника”, РСУ, юл төзү идарәсе кебек оешмаларда эшли.

Бүгенге көндә Ирфан абыйның өч баласы да тормышлы, инде әни-әтиләренә оныклар иткәннәр бүләк, биш оныгы бар аның. Кызганычка каршы, Гөлҗиһан апа гына иртә гүр иясе була.

Өендә ялгыз гына гомер кичерсә ялгыз дә түгел ул. Балалары еш кайталар хәлләрен әтиләренең белешергә. Район үзәгендә яшәүче кызы Эльмира һәм Марат кияве та Ирфан абыйның хәлен белешеп көненә ничә тапкыр киләләр. Тормышыннан канәгать абый Ирфан, балаларына да рәхмәтле.

Ирфан абыйның юбилее уңаеннан район ветераннар советыннан Ринат Низамов һәм Равил Шәкуров та килгән иделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International