Икенче ел рәттән “ ХХІ гасыр кулибиннары” Республика олимпиадасында призлы урын яулаган Иске Чүпрәле беренче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең дүртенче сыйныф укучылары Данияр Таҗетдинов һәм Динар Яфизов (укытучы Шамил Таҗетдинов) “Башлангыч техник модельләштерү” Республика конкурсына үзләре иҗат иткән техник модельне тәкъдим иткән иде. Күптән түгел әлеге нәтиҗә бәйгегә ясалды. Мәртәбәле жюри укучыларның иҗади эшен югары бәяләде һәм аларны Республика конкурсының я дәрәҗәле Дипломы белән бүләкләде.