Агро идарәдән алынган соңгы караганда мәгълүматларга, район басуларында бөртекле һәм бөртекле – кузаклы культуралар чәчү ахырына якынлаша.
Хәзерге вакытта хуҗалыкларда соңгы культуралардан саналган карабодай чәчү дә уңышлы дәвам итә. Быел ул план буенча 731гектар мәйданны билиячәк. 3842 гектарда урын алырга тиешле шикәр чөгендерен чәчү дә соңгы гектарларда бара. “Ак Барс Чүпрәле” агрофирмасының Мунчәли, Матак, Зур һәм Аксу Чуваш Бизнәсе филиалларында үсемлекләрне чүп үләннәренә химик препаратлар белән каршы эшкәртәләр. Городище филиалында аны төгәлләп тә куйдылар. Әлеге агрофирмада шикәр чөгендере плантацияләренә дә агу химикатлар сибелә.