“Цильна” җәмгыятендә һәр сыердан уртача 28 килограмм сөт савалар

2017 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Хәзер барлык хуҗалык терлекләре дә җәйге лагерьларга күчереп асрала башлады.

Димәк, сөт җитештерүне арттыруга тулы мөмкинлекләр ачыла. Җәйләүне дөрес оештырган кайбер товарлыклы – сөтчелек фермаларында моның уңай нәтиҗәләренә дә ирешәләр. Җаваплылыгы чикләнгән “Цильна” җәмгыятендә бүген һәр сыердан тәүлек саен уртача 28 килограмм сөт савыла (үткән ел 27 кг. иде) кабул итү һәм пунктларына 98 процент товарлылык ббелән 20 тонна 600 килограмм югары сыйфатлы продукция тапшырыла. “Ак Барс Чүпрәле” агрофирмасының Түбән Каракитә, Мунчәли, Городище һәм Татар Бизнәсе филиалларында да савым сыерларның продуктлылыгын арттыруга ирештеләр. Шул ук вакытта П.В. Дементьев исемендәге агрофирманың һәм Кече Яңа Уби филиаллары, “Ак Барс Чүпрәле” агрофирмасының Аксу Зур һәм Яңа Чокалы филиалларында сөт җитештерүне киметүгә юл куйдылар. Бүген район буенча кабул итү пунктларына 94 тонна 400 килограмм сөт озатыла, шуның 28 тоннага якынын шәхси хуҗалыклар сөте тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International