Аллаһы Тәгалә үзенең мәрхәмәтле бәндәләренә генә рәхим-шәфкатьле булыр (Хәдис).
Зур Чынлы авылында дин юлында куеп хезмәт, вафат булган авылдашларыбызны искә алу кичәсе узды. Аларның Бәйрәмгә балалары, туганнары, якыннары чакырылган иде.
Аллаһы Тәгалә безне иң элек уйланырга, бу күзәткәндә дөньяны, өйрәнгәндә акылыбыздан файдаланырга чакыра. Раббысы Галәмнәрнең, хуҗасы һәм барлыкка китерүчесе бар. Аллаһы Тәгалә безне гыйлемгә чакыра, гамәлләр изге эшләргә өнди.
Авлыбызның остабикәсе Венера апа Рамазанова: “Безгә кадәр килгән буын, әби-бабаларыбыз белем дәрәҗәләре әллә ни югары булмаса да, үзләреннән ислам динен таратуга зур өлеш керткәннәр. Дин, ислам йолаларын үтәп яшәргә чакырганнар. Никах уку, балалга исем кушу, мәет җирләү мәшәкатьләрен җиткереп җиренә үтәгәннәр”, дип сөйләп узды.
Авылдашларыбыз: Байтимиров Атаулла, Хаяров Сафиулла, Шәкүров Вәлиулла, Нәүметов Нетфулла, Шәкүров Зарифулла, Низамов Касыйм, Фәхретдинов Абдулла, Хәйрулин Нурулла, Насыйров Сабирулла, Әхмәтов Ибраһим, Абайдуллов Шәрипҗан, Низамов иман Сафи юлында зур өлеш керткәннәр. Өлкән яшьтәге әбиләребез дә әлеге эштән читтән калмаган. Алар Менә: Мистякова Шәрәфәт, Алиева Шәмсеруй, Алтынбаева Әминә, Алимова Минҗамал,Хаярова Хәдичә. Мөхәмәтҗанова Айнелхаят, Хәйруллова Фәсәхат, Мадышева Майҗамал, Тукаева Фәхрибанат, Әмирханова Рокыя.
Туктамышева Рабига әбине бала тудыруда хатыннарга бик ярдәм итүе хакында сөйлиләр.Мистякова Шәрәфәт әби язулар яза торган була. Килене Әлфия ханым белән гомер кичеп, хәер-фатихасында бакыйлыкка күчкән. Сафина Фәхри әби 32 яшендә тол калып, дүрт бала үстерә, авыруларга ярдәм итә, аяк-куллар утырта була торган. Шараева Факизә апа авылыбызның мөнәҗәт оста укучысы, мәетне соңга юлга озатканда кәфен тегеп, мәет юуу йолаларын башкаручысы була. Шушы әрвахларны искә алып, Саимә Юнусова, Алимова Гөлфирә, Хәлимова Дания, Алтынбаева Розалия кКръән укыдылар. Низамова Гөлсем, Хәнәфиева Румия, Әзмүханова Дания мөнәҗәт әйттеләр. Соңыннан Юсупова Рамилә “Әл-Мөлек” сурәсен укып, әрвахларга дога кылдык.
Әлеге мәҗлесне оештыручылар апа һәм Венера Рамазанова Рима апа Алиәкбәрова булдылар. Мәҗлескә килгән һәр кеше аларга рәхмәтләрен ирештерде.
Аллаһ Тәгалә һәркайсыбыга хәерле гомерләр, сәламәтлек, гыйлем, тормышлар насыйп итсен. Аллаһының кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, динебезне куәтләүче, Пәйгамбәребезнең өммәте булып яшәргә насыйп булсын һәркайсыбызга.
Гөлфирә Алимова, Зур Чынлы авылы