Мәхмутовлылар быел да мул уңышка өмет итә

2017 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

“Мәхмутов И” крестьян – фермер хуҗалыгы эшчәннәре районда беренчеләрдән булып шикәр чөгендере чәчүне төгәлләделәр. Кыйммәтле әлеге культураның мәйданын быел 270 гектарга җиткергәннәр.

Әйтергә кирәк, соңгы елларда хуҗалыкта шикәр чөгендере игү белән чын – чынлап шөгыльләнә башладылар. Нигезләнеп Фәнгә яңа технологияләр, алымнарны киң кулланалар. Узган елда да биредә татлы тамырларның һәр гектарында 400 центнердан артык чимал җыеп районда иң алдынгылар сафына чыктылар. Җитәкчесе Илмир Мәхмутов әйтүенчә КФХ, шикәр чөгендере чәчү һәм үстерү карап кебек җаваплы хезмәтне оста механизаторлар Рафис Җәмалтдинов белән Радик Хәйретдиновка тапшыралар икән. Алар инде беркадәр тәҗрибә тупларга да өлгергән.
-Югары уңышка ирешүегезнең сере нидә?,- дип кызыксынам җитәкчедән. –Беренчедән, плантация өчен туфракның туклыклы, тиешле дәрәҗәдә эшкәртелгән алгарышы һәм кышкы культуралар булуы мөһим. Икенчедән – чәчү алдыннан технологик чараларны үзвакытында үткәрүгә зур игътибар бирәбез. Менә бу басуларны көздән үк 30 сантиметрдан артык тирәнлектә сукалап калдырган идек. Шикәр чөгендере ул чүп үләннәрен һәм корткыч – бөҗәкләрне һич тә яратмый. Икән Үзвакытында эшкәртмисең, яхшы уңышка өмет итәргә урын да калмый. Дөрес, шикәр чөгендере бик көйсез һәм күп таләп хезмәт итә торган культура. Шулай да без гектарлар мәйданын арттырган аның саен табышлы булуына инандык һәм соңгы елларда плантацияне берничә мәртәбәгә арттырдык. Рентабельлелекнең 30 проценттан да артып китүе ярыйсы гына табыш та бирде,– сөйли дип Илмир Фиркатович. Монда эшләгән кешенең кадерен дә беләләр. Үткән ел ике механизатор КФХ исәбеннән юллама белән “Бәкер” санаториясендә ныгыткан сәламәтлеген, быел да лаеклы хезмәткәрләрне шундый бүләк белән шатландырырга уйлый җитәкче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International