Медведев: минималь хезмәт хакы күләме яшәү минимумына кадәр күтәреләчәк

2017 елның 17 мае, чәршәмбе

Премьер-министр Дмитрий Медведев минималь хезмәт хакы күләмен яшәү белән минимумы тигезләү ике ел эчендә хәл ителеп бетәчәк, дип җиткергән. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.

"Әлеге мәсьәлә дәүләт өчен актуаль, ул финанслауны таләп итә. Соңгы елларда без минималь хезмәт хакы күләмен яшәү минимумына шактый якын китердек, ул 7500 җитте сумга. Чынлап та, ул бик түбән иде. Быел 1 июльдән - 7800 сум булачак. Якындагы ике елда, әзерләнә торган проекты закон нигезендә, минималь хезмәт хакы күләмен яшәү минимумы дәрәҗәсенә җиткерү бурычын куйдым. Моны, һичшиксез, эшләргә кирәк", - дип җиткергән ул Петербургта "Нева заводы"эшчеләре белән сишәмбе көнне очрашуда.

10 майда "Бердәм Россия" партиясенең сайлау алды программасын тормышка ашыруда контроль буенча комиссия утырышында Медведев минималь хезмәт хакы күләмен яшәү минимумына җиткерү планы турында хәбәр иткән. Шунда ук ул 1 июльдән минималь хезмәт хакы күләме 7800 сумга кадәр үсәчәк, дип җиткергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International