Сораштыруда катнашкан Татарстан халкының 85 проценты үзен Россия гражданы дип атаган

2017 елның 17 мае, чәршәмбе

Казан (Идел буе) федераль университеты тарафыннан уздырылган сораштыруда катнашучыларның 85,5 проценты республикада төрле милләт кешеләре арасында мөнәсәбәтләр яхшы дигән фикердә. Бу хакта кичә Татарстан Халыклары дуслыгы йортында узган конференция барышында социолог-этнолог Татьяна Титова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, әлеге яңгырый күрсәткечләр әле генә беренче, чөнки тикшеренүләр март аенда гына башкарылган. Сораштыруда барлыгы Татарстанның 1,5 мең кешесе катнашкан. Аларның 48,4 проценты – татарлар, 41,5 проценты – руслар, 4,5 проценты – чувашлар, ә 5,6 проценты башка милләт вәкилләре.

Сораштыруда катнашучыларның 77 процентыннан артыгы, үзләре яши торган торак пунктта милләтара мөнәсәбәтләрнең яхшы булуын билгеләп үткән. Россия күләмендә бу күрсәткеч 35 процент тәшкил итә.

Илдә яшәүчеләрнең 75 проценты үзен Россия гражданнары дип санаса, Татарстан халкының 85 проценттан артыгы үзен Россия гражданы итеп тоюын белдергән. Шуларның 71,5 үзен проценты татарстанлы да, россияле дә дип атаган. Исә үзен 16,5 проценты бары гражданы Россия, 11,3 проценты Татарстан гражданы гына дип белдергән. Алганда Гомумән, Россия халкы белән бәйлелеген 94,2 процент җавап бирүче таныган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International