Халыкара Гаилә көне уңаеннан Чүпрәле ЗАГС бүлегендә очрашу узды

2017 елның 16 мае, сишәмбе

15 майда – табигатьнең иң гүзәл чорында Халыкара Гаилә көнен билгеләп үтәбез.Үз йортында бәхетле кеше булган бәхетле генә. Кеше асылын яшәешенең гап-гади шушы сүзләр ача да сала. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен билгеләп үтелә.

Халыкара Гаилә көне уңаеннан Елена Никитина җитәкчелегендә Зур Аксу урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары район ЗАГС бүлегенә очрашуга килделәр. Зур Аксу урта мәктәбендә 2016-2017 уку елында “Семьяведение” түгәрәге эшли башлый, дәрес буларак ул атнасына бер тапкыр үтә икән. Түгәрәкне җитәкли Елена Никитина.

-Үткән уку елы башланыр алдыннан мин Алешкин-Саплык, Матак, Хорновар-Шигали мәктәпләреннән коллегаларым белән берлектә Казан шәһәрендә “Семьяведение” дип исемләнгән курсларда укып, белемебезне күтәрдек. Шуның нәтиҗәсе буларак, безнең мәктәптә әлеге исемдәге түгәрәк эшли башлады. Мондый түгәрәкләр Алешкин-Саплык, Матак, Хорновар-Шигали мәктәпләрендә дә бар. Укучыларга Түгәрәк сәгатьләрендә мин төшенчәсе гаилә, тулы гаиләнең булуы турында нинди аңлатырга тырыштым. Район ЗАГС бүлегендәге бүгенге очрашуыбыз исә алган белемнәребезне ныгытуны, йомгаклау дәресе буларак үтүне күздә тота,-ди Елена Никитина.

Очрашу барышында район ЗАГС бүлеге мөдире Альбина Шәрәфетдинова укучылар алдында чыгыш ясап, аларны РФ тарихы ЗАГСының, аның эшчәнлеге, гаилә кыйммәтләре, бердәмлеге, традицияләре кебек төшенчәләр белән таныштырды. Кыйммәтләрен Гаилә һәм традицияләрен ачыграк итеп аңлау өчен белешмәлекләр таратты. Уукчылар анкета сорауларына җаваплар биреп, үзләренең уй-фикерләре белән дә уртаклаштылар. Гомумән, очрашу җылы әңгәмә төрендә оештырылган иде һәм укучылар да әлеге чарадан канәгать калдылар, бу аларның үз-үзләрен тотышларыннан да, тартынып тормыйча, рәхәтләнеп аралашуларыннан да күренә иде. Аннан соң Альбина Шәрәфетдинова укучыларның гаилә турындагы күп санлы сорауларына җаваплар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International