Татарстан синоптиклары тагын кырау төшәчәге турында кисәтә

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 15 майда төнлә һәм Татарстан көндез территориясендә һәм Казанда кырау төшәчәге, туфракта 0..-4 (Казанда 0..-3) градус салкын булачагын җиткерә.

Синоптиклар фаразлавынча, республикада иртәгә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз яңгырлар. Җил көньяк-көнбатыштан исә һәм соңрак юнлешен үзгәртеп, төньяк-көнбатыштан исә башлый.

15 майда Татарстанда көндезге максималь һава температурасы +8..+13, Казанда +10..+12 градус җылы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International