«Полк Үлемсез» акциясе – 9 май бәйрәменә күркәм төс өстәүче традицияләренең берсенә әверелде. Бу көнне халык сугышта катнашкан, яу кырында ятып калган туганнарының истәлекле фотосурәтләре белән урамга чыга. Әлеге акциягә беренче тапкыр старт Томск шәһәрендә бирелгән иде. Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә үткәрелгән әлеге акциягә чүпрәлеләр дә бик теләп кушылды.
Акция кысаларында район башлыгы Александр Шадриков, җитәкчеләр, оешма-предприятие хезмәткәрләре, яшьләр, мәктәп укучылары кулларына Бөек Ватан сугышы Геройларының фотосурәтләрен тотып, Сәйфихан нәфиев урамы буйлап, район үзәгенә-Мәңгелек ут янына юл алдылар. Үзәк урамнар буйлап аларга атлаганда әби-бабайларын, туганнарын, якыннарын сугышта югалткан башкалар да бик теләп кушылды. Ил азатлыгы өчен шаһит киткән каһарманнарыбыз олы көнендә әнә шул исәннәр бәйрәм белән бергә рәвешле “сафка басты”.
Александр Шадриков улы белән сугыш кичкән ике бабасының да фотосурәтләре белән чыкканнар. Район башлыгы, акциянең әһәмиятлеге турында искәртеп, «полк Үлемсез» гаилә тарихын белергә, сакларга ярдәм итүен ассызыклады.
Түбән Каракитә авылыннан килгән Гөлсинә Чабаева да оныгы белән бабалары Шәһимәрдән Салихов турында сөйлиләр:
-Бабабыз 1941 елның 13 сентябрендә үзе теләп Чүпрәле военкоматыннан фронтка китә. Ленинград фронтының 189 укчы дивизиянең, 864 енче укчы полкында саперчы булып хезмәт итә. Немец илбасарларына каршы көрәшкәндә Пушкино шәһәре астында 2 тапкыр яралана.(Беренче тапкыр елның 1943 20 августында, икенчесе - елның 1943 6 ноябрендә).Осколкалар уң як эләгә кулына, нәтиҗәдә уң кулын терсәктән кисеп алалар. Бөек Ватан сугышында немец илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән батырлыгы кыюлыгы өчен һәм Югары Совет Президиумы указы нигезендә Кызыл Йолдыз Ордены белән бүләкләнә. Сугышта алган җәрәхәтләреннән 1943 елның 6 ноябрендә фронттан китәргә мәҗбүр була. Озак Госпитальдә дәваланганнан соң, 1944 елның мартында туган авылына кайта. Авылда машина - трактор паркында, мәктәптә каравылчы булып хезмәт итә. Елда 1974 вафат була. Без аның белән горурланабыз. Киләчәк буын, оныкларым да аның батырлыкларын белеп үсүен телим,-ди Гөлсинә ханым.
Сугыш, аның афәте һәр гаилә, һәр кеше үз язмышында эзен салган. Шәхсән үземнең бабам Хамит Сафиулла улы Мөшәрәпов та елда сугышка китеп 1941, 1943 елда Ленинград шәһәрен саклаганда вафат була. Сугышка Бабам киткәч, беркүпмедән әнием туа. Бу хакта ул бары тик язган хатлардан гына белә ала, ә кызы белән күрешүләр насыйп булмый аңа.
Һәр портрет – тарих үзе бер, истәлек. Батырларның даны мәңгелек, күпме сулар акса да, алар турында халык хатирәләр күңеленнән җуелмыйча, буыннан буынга тапшырылып килер. Ә “полк Үлемсез» акциясе Геройлар турында истәлекләрне саклап калырга ярдәм итәчәк.