Владимир Путин: Илебез халкын коллыкка төшерергә сәләтле көч юк, булмады һәм булмаячак та

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

Халыкларның икегә бүленүе Икенче бөтендөнья сугышын булдырмый калырга комачаулады, дип саный Россия Президенты Владимир Путин.
 
«Әлеге коточкыч фаҗигане, барыннан да элек, раса өстенлеге җинаятьчел идеологиясенә ирек кую, әйдәп баручы илләрнең икегә бүленүе аркасында туктатып калып булмады. Бу исә нацистларга башка халыкларның язмышын хәл итү хокукына ия булырга, аяусыз иң, канкойгыч сугыш башлап җибәрергә, Европаның барлык илләрен дә коллыкка диярлек төшерергә, һәлакәткә илтә торган максатларына хезмәт иттерергә мөмкинлек бирде», – дип белдерде дәүләт башлыгы Мәскәүдә Җиңү парадында ясаган чыгышында.
 
Шул ук вакытта Владимир Путин илебез халкын коллыкка төшерергә сәләтле көч юк, ул булмады һәм булмаячак та дип ассызыклады.
 
"Безнең халыкны буйсындырырлык юк көч, булмады һәм булмаячак. Без зур җиңүнең, алыштыргысыз корбаннар бәрабәренә яулануын, сугышның миллионлаган кеше гомерен өзүен онытмаска тиеш", – диде Президент

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International