Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды партнерлык финанслары программасы кысаларында Арча районы төзелеш компаниясенә «Даман» гарантия продукты буенча 1 млн сум күләмендә беренче поручительлек бирде.
Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге ярдәмендә Арча районы сәнәгать паркы резидентларының җитештерү объектларын төзү оешмасы сәнәгать паркы территориясендә төзелешне гамәлгә ашыру өчен кирәкле металл конструкцияләр сатып алу өчен 3 млн сум күләмендә «Мурабах–2024» продукты буенча Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды ярдәмен ала алды.
Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды Россия ислам университеты белән берлектә «ДАМАН» гарантия продуктын эшләде, ул ислам хокукы таләпләренә туры килә һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасының поручительлек бирү буенча яңа финанс продуктының рөхсәт ителгән булуы турында 14.02.2024 ел, №72 рәсми карары нигезендә гамәлдә.
«Даман» партнерлык финанслары программасы буенча Татарстан Республикасы Гарантия фондыннан поручительлекнең максималь суммасы 50 млн.сум тәшкил итә, поручительлек күләме – йөкләмә суммасының 50% кадәр.
«Даман» продукты ярдәмендә Татарстан Республикасы эшкуарлары шәригать нормаларына туры китереп, Татарстан Республикасы Гарантия фонды ярдәменнән файдалана алачак.
Татарстан эшкуарлары Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында гариза бирә, үз бизнесларын гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерә һәм ташламалы программалар турында тулырак белә ала, телефоннар: +7(843)293-16-94, +7 (903) 061-40-18, шулай ук Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55 йорт адресы буенча Фондның үзенә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Искәртеп узыйк, Татарстан Республикасында илебез эшкуарларына ярдәм Министрлыкка караган «Минем бизнес» үзәге һәм Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.