Россиядә айлык реаль пенсиянең уртача күләме 2017 елның март аенда, 2016 елның март ае белән чагыштырганда, 3,8 процентка артты һәм 12 мең 89 сумны тәшкил итте. Бу хакта чәршәмбе көнне статистика федераль Дәүләт хезмәте хәбәр итте, дип җиткерә INTERFAX.RU.
Шул ук вакытта реаль күренештә (инфляция белән караганда) март аенда реаль пенсиянең уртача күләме, узган елның март ае белән чагыштырганда, 0,4 процентка кимүе күзәтелә. 2017 елның март аенда пенсия нең уртача күләме ил буенча уртача хезмәт хакының 34,2 процентын тәшкил иткән.