Чүпрәле басуларының 8381 гектарында иртә культуралар чәчү үткәрелде

2017 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Агроидарә күренгәнчә мәгълүматларыннан, район басуларының 8381 гектарында иртә культуралар чәчү үткәрелде. Бу планда каралган барлык мәйданның 20 процентын тәшкил итә (республика буенча 18 %).

Хәзерге вакытта игенчеләр сабан бодае, арпа, борчак, солы, кукуруз, шикәр чөгендере һәм катнаш азык культуралары орлыкларын җир куенына салалар. Һәр тәүлек саен ике мең гектарга якын басу мәйданы чәчелә. Язгы кыр эшләре җаваплылыгы чикләнгән аеруча “Цильна” җәмгыятендә, П.В. Дементьев исемендәге агрофирманың Уби һәм Саплык филиалларында, “Ак Барс Чүпрәле” агрофирмасының Түбән Каракитә, Чуваш Чүпрәлесе, Городище филиалларында һәм “Мәхмутов” крестьян фермер хуҗалыгында зур оешканлык белән дәвам итә. Кече Чынлы механизаторлары үзләренең белән күмәк тырышлыгы 1300 гектардан артык мәйданда чәчү үткәрделәр. Сабан бодае чәчүне җаваплылыгы чикләнгән “ТрансПорт” җәмгыяте, “Җ. Гафуров” һәм “Р. Бикчуров” крестьян - фермер хуҗалыклары оештыралар оста. Бүгенге көнгә 700 гектардан артык шикәр чөгендере чәчелде.

Үсемлекләрне саклау техникасын тикшерделәр

Кичә үсемлекләрне корткыч – бөҗәкләрдән һәм төрле авырулардан саклау максатында кулланылырга тиешле техникага тикшерү үткәрделәр. Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсенең маркетинг бүлеге начальнигы Җәмил Шәриполв әйтүенчә, гербицид һәм агу химикатлар сиптерүдә быел барлыгы 24 берәмлек техника: 5 - се һәм үзйөрешле 19 - ы тагылма агрегат катнашачак. Аларны идарә итүче механизаторларның барысы да өстәмә махсус курста белемнәрен күтәргән, инструктаж үткән махсус киемнәре һәм эш белән тәэмин ителгән.

Җаваплылыгы чикләнгән “Цильна” җәмгыяте механизаторы Фәнил Сөләйманов: - Мин үземә тапшырылган “ЮНИПОРТ” маркалы үзйөрешле техника белән биш ел эшләдем инде. Тәҗрибә җитәрлек дә. Ашлыкның уңышы дә безнең хезмәтебезгә нык бәйле. Гектарлар артыннан куып эшнең сыйфатын бозсаң, шушы кадәр тырышлык куеп чәчелгән культураларның юкка чыгуы да ихтимал. Атна Менә – ун көннән уҗым культураларын эшкәртүгә дә чыгачакбыз. Һәр агротехник чараның үз вакыты, берәр көнгә соңга калсаң да күпне югалтуың бар. Бездә тагын ике тагылмалы сиптергеч бар. Сезонга ныклап әзерләндек. Агымдагы елда без җиде мең гектар чамасы үсемлекләрне гербицидлар һәм бөҗәкләргә каршы агу – химикатлар белән эшкәртергә тиеш булабыз. Өчен Хезмәтебез яхшы түлиләр, иң мөһиме кирәк чакта яңгырлар явып югары уңыш үстереп алсак иде. Рәсемдә: Сөләйманов Фәнил үзенең “ЮНИПОРТ” ы белән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International