2 майга республикада 55 034 сугыш ветераны исәпләнә. Аларның саны узган елга караганда 10 меңгә кимрәк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Республика ветераннарының 2055е – сугыш инвалиды, 515е – гамәлдәге армия составына кермичә Бөек Ватан сугышында катнашучылар, 195е – “Ленинград блокадасы” күкрәк тамгасы белән бүләкләнүчеләр.
Моннан тыш бүген Татарстанда 205 концлагерь тоткыны, 39 726 тыл хезмәтчәне исән. Шулай ук Татарстанда 12 338 сугыш ветераны һәм инвалидларының тол хатыны яши.