Татарстан басуларының гектарына уртача 66 кг ашлама кертеләчәк - исемлек

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

Татарстанда быел гектарына уртача 66 кг ашлама кертеләчәк. Узган ел бу күрсәткеч 44 кг булган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов хәбәр итте.

“Быел без, ким дигәндә, гектарына 65 кг ашлама кертү бурычы куйган идек. Хәзергә 66 кг тупланылды. Төрле районнарда бу күрсәткечләр төрлечә, билгеле”, - диде урынбасар.

Сүз уңаеннан, Зәй районында 1 гектарга 127,3 кг, Сарманда 109 кг, Тәтештә кг 91,3, Тукай районында 85,6 кг, Әтнәдә 82,4 кг тәэсир итүче ашлама туры килә.

Исә Әгерҗедә бу күрсәткеч 45,6 кг, Кама Тамагында 45 кг, Чирмешәндә 44 кг, Югары Осланда 41,3 кг, Яңа Чишмәдә 33 кг тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International