Укучыларыбыз- кабат җиңүче

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

Укучыларда татар халкының тарихына, әдәбиятына мәхәббәт, патриотик хисләр, милли үзаң тәрбияләү, Абдулла Алишның тормышына, иҗатына кызыксыну уяту, сәләтле укучыларны барлау максатында 28 апрельдә Казан шәһәре Совет районының “Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия“сендә “ Алиш эзләреннән” исемле 4 нче төбәкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде.

Конференция Татарстан Республикасының Мәгарифне институты үстерү, Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Башкарма комитеты Мәгариф идарәсе шушы мәктәптә тарафыннан оештырылган иде. Әлеге зур чарага Абдулла улы Алишның Алмазның хатыны, туганнары һәм башка бик күп кунаклар чакырылган иде. Анда мәктәптән дә безнең укучылар катнашты һәм чыгыш ясады. 6 нчы сыйныф укучысы Эльвина Вилданова катнашып, үзе белән язган шигырьләре 2 нче урынга лаек булды һәм Диплом белән бүләкләнде (җитәкчесе Гөлинә Вилданова). Фәнни-гамәли конференциянең иң зур секциясеннән берсе булган “Алиш эзләреннән” чарасында катнашкан укучы Дилә һәм чыгыш ясады Закирова да уңышлы 3 нче урынны яулады. Шулай ук Диплом белән бүләкләнде (җитәкчесе Миләүшә Айнуллина).

Укучыларның, шул исәптән безнекеләрнең дә шигырьләре һәм фәнни эшнең тезислары оештыручылар тарафыннан чыгарылган жыентыкка да кертелде. Үзләренең эшләре исем белән-фамилияләрен күргәч, укучыларның йөзләрендә шатлык нурлары тирә-якка сибелгәндәй булды.

Укучыларыбыз белән горурланып ,аларга киләчәктә дә яңа яңадан уңышлар теләп калабыз.

 


Миләүшә Айнуллина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International