Республика территориясендә янгынга каршы аерым режим 25 апрельдән 15 майга кадәр гамәлдә, тиешле карар Татарстан Министрлар Кабинетында имзаланган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерә.
Республика территориясендә янгынга каршы аерым режим вакытында коры үлән һәм чүп яндыру; ачык һавада учакларда һәм мангалларда ризык әзерләү; торак пунктларда, ширкәтләрендә бакчачылык, балаkар лагерьларында, урман-парк зоналарында, урман кырыйларында 1 – 3 класслы куркыныч тудыра торган пиротехник җайланмалар куллану тыела.
Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен, административ штраф каралган: гражданнарга - 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр ; вазифаи затларга 15 меңнән - 30 меңгә; юридик затларга 400 меңнән 500 меңгә кадәр штраф билгеләнгән.