Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Көндез Татарстан районнарында һәм аның башкаласы Казанда көньяк-көнчыгыштан искән җилнең көчәю ихтималы бар. Көчәйгән вакытта җил секундына 15-16 метрга җитәчәк, ди синоптиклар.
2 майда явым-төшем республикада көтелми. Көндезге һава температурасы +22..+27 градуска кадәр күтәрелә. Казанда да явымсыз көтелә көн. Һава температурасы +23..+25 градус булачак.