ИлСаф якташларын концертка чакыра

2017 елның 29 апреле, шимбә

Якташыбыз, эстрада артисты ИлСафка араларда якын гына Татарстанның халык артисты дигән исем бирелде. Әлеге дәрәҗәле исемне алуы уңаеннан ИлСаф 8 майда район мәдәният йортында концерт куячак.

Концертта аның иҗатташ дуслары җырчылар Рәсим Низамов, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Ильнар Сәйфиев, юмор остасы Раиль Садриев, җырчы һәм композитор Фирзәр Мортазин, скрипкачы Динә Закирова, “Казан кичләре” бию төркеме дә катнашачак. Концертны Фәнил Вакказов алып бара. Белешмәләр өчен тел.: 8 9372896948.

Сезне ИлСаф шатлыгын уртаклашыр өчен концертына чакыра, хөрмәтле дуслар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International