Синоптиклар бүген җилнең көчәю ихтималы турында кисәтә

2017 елның 25 апреле, сишәмбе

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бүген җилнең көчәю ихтималы турында кисәтү таратты. Төньяк-көнбатыштан, шулай ук юнәлешен үзгәртеп, көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге, көчәйгән вакытта, секундына 17 метрга кадәр җитәчәк.

Бүген Татарстанда көндез бераз яңгыр явачак. Көндезге һава торышы +7..+12 градус тәшкил итә. Казанда шулай ук яңгыр көтелә, һава температурасы +9..+11 градуска кадәр җылыта.

Алдагы ике көндә явым-төшемнәр кими: иртәгә – +10..+15, пәнҗешәмбегә +13..+18 градуска кадәр җылытачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International