Марс урта мәктәбе укучысы - Хөснетдинова Ильнара Илдар кызы кечкенәдән үк рәсем сәнгатен яратып үсә. Аңа бу кызыксыну бабасыннан күчкәндер, дип уйлый әти –әнисе.
Мәктәптә ул төрле рәсем конкурсларында катнашып зур уңышларга ирешә. Соңгы вакытта дизайн белән кызыксына башлый. Күптән түгел ның КФУ Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында булып үткән VII в төбәкара “Рәсем” һәм “Дизайн” олимпиадада катнашып буенча “Дизайн” номинациясендә я урынга лаек булды һәм Диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе Марс урта мәктәбенең рәсем сәнгате укытучысы Илдус Рәимов. Ильнара, быел мәктәпне тәмамлап, шушы институтның дизайн факультетына укырга керегә хыяллана. Аңа имтиханнарын уңышлы тапшырып, хыялына ирешүен телибез.