Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр урман һәм хуҗалыгы министрлыклары, урмандагы янгынны сүндереп, гадәттән тыш вакыйга нәтиҗәләренщ каршы тору буенча күнекмәләр үтте.
Тактико - специальные учения по тушению лесного пожара и ликвидация его последствий
Авырлыгы буенча югары категорияле янгынны йөздән артык кеше сүндерде. Өйрәнүләрдә Урман хуҗалыгы министрлыгының урман янгынын сүндерү техникасы, янгын машиналары һәм Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ми-8 вертолеты җәлеп ителде. Махсус өйрәнүләрне республиканың Гадәттән тыш хәлләр урман һәм хуҗалыгы министрлыгы җитәкчеләре күзәтте.
Тактико - специальные учения по тушению лесного пожара и ликвидация его последствий
Өйрәнүләрне уздыру өчен Яшел Үзән районында 8 агач корылма торгызылып яндырылды. Янгын сүндерүчеләр алдында халыкны эвакуацияләү, утны локальләштерү һәм аның таралуына юл куймау бурычы торды.
Барлыгы урман янгынының 4 очрагы сайлап алынды. Урман каравылчысы коры үлән янганын һәм аның ылыслы ураманга күчүен күреп ала. Аннан соң янгын якындагы «Хыял» сәламәтләндерү лагеренә һәм Нарат поселогына тарала. Башта янгын белән урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көрәшеп карый, аннан соң аларга ярдәмгә Татарстан буенча Янгынга каршы федераль хезмәтнең 8 нче отряды кушыла, Ми-8 вертолеты җәлеп ителә. Күнекмәләр вакытында урманнарда янгынга каршы хәлне күзәтү буенча пилотсыз очучы аппаратның эше дә тәкъдим ителә.
Тактико - специальные учения по тушению лесного пожара и ликвидация его последствий
Өйрәнүләрнең тагын бер мөһим бурычы – урманнардагы янгынга кешеләрнең игътибарын юнәлтү, янгыннан саклануның иң яхшы чарасы – аны булдырмау икәнлеген аңлату.
Янгын сүндерүчеләр кырларда урман һәм аланнарында коры үләнне яндырмаска, коры урманда учак якмаска, сүндерелмәгән шырпыны ташлап калдырмаска киңәш итә.
Тактико - специальные учения по тушению лесного пожара и ликвидация его последствий