Тыл ветераны Рауза Кәшаф кызы Фатхуллова белән очрашу

2017 елның 24 апреле, дүшәмбе

20 апрель көнне Бөтенроссия ирекле акциясе “Язгы игелек атнасы” кысаларында Зур Чынлы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре тыл ветераны Фатхуллова Рауза Кәшаф кызы белән очрашуга бардылар. Рауза Кәшаф кызына хәзергесе вакытта 88 яшь. Ул һәм кызы кияве тәрбиясендә яши. Ире Равил белән 6 бала тәрбияләп үстергәннәр, тормыш иптәше инде вафат. Барлык балалары да тормышта юлларын үз тапкан, Ватаныбызга намуслы итәләр хезмәт. Алтынчы баласы - улы Тәлгат үзенең интернациональ бурычын үтәп Афганистанда хезмәт иткән.

Шатлыклар кайгылар белән аралашып бара бу дөньяда. Ананың 34 яшендә кызы үлеп китә һәм аның ике кечкенә баласын тәрбияләү дә, дигән тормыш олы юлга озату да аңа кала.

Рауза ханым сугыш башланганда 12 яшендә була. Яшь булуына карамастан сугышның авырлыкларын да үз җилкәсендә татып карарга туры килә. Колхозның барлык дә эшләрендә эшли.

Ире Равил белән “Рәйхан” фольклор коллективы белән Казан шәһәренә хәтле барып чыгыш ясап дипломант исеме алып кайталар.

Хәзергесе вакытта балалары, оныклары, оныкчыклары хөрмәтендә, аларның яратуын тоеп яши, биш вакыт укый намазын, балаларына изгелек теләп догалар укый.

Изгелекләр кылып яшәү атнага түгел, ә гомергә сузылсын иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International