Бәрәңгенең кайсы сорты мул уңыш бирә?

2017 елның 24 апреле, дүшәмбе

Быел нинди бәрәңге утыртырга уйлыйсыз? Яңарак сортны сынап карыйсыгыз килмиме? “Интертат.ру” электрон газетасы һәвәскәр бакчачы Нияз Сабирҗановның мул уңыш бирә торган бәрәңге сортлары турындагы язмасын тәкъдим итә. Нияз, кенә яшь булса да, Олы Әтнә районы Мәңгәр авылында бик оста бакчачы буларак танылган.

Олы Мәңгәрдә ел саен бәрәңгенең унга якын сортын утыртабыз. Шулар арасыннан бары өчесен генә орлыкка алып калабыз. Без мәктәптә укыганда күмәк хуҗалык басуларына “Невский” сортын утырталар иде. Хәзер инде бу сорт искерде. Сыйфатлырак һәм Аннан да зуррак уңыш бирә торган сортлардан хәзерге вакытта “Удача” сортын саныйбыз. Ул корылыкка да чыдам, колорадо корты да аны бик яратмый. Алай гынамы соң, яфрагы куе бик булганлыктан, чүп үләннәренә дә басарга ирек бирми. Чыгышы яхшы, бәрәңгеләрнең тышы – сары, эче – ак. Чәчәге дә ап-ак.

2016 нчы 17 нче елның июлендә (моннан тугыз ай элек!) төшерелгән бу фотода ак чәчәк атканнары – “Удача” сорты. Ул бик иртә өлгерешле түгел сорт. Моны караган казып булсак, тавык йомыркасы зурлыгындагы бәрәңгеләр чыккан булыр иде. Нинди туфракта да үсә ала. Безнең өчен климат менә дигән!

Шул ук көнне, якшәмбе ялына кайткач, иртә өлгерешле бәрәңгене ашарга алдык. Ул чакта аны Колхоз базарында 30-35 сумга саталар иде. Бу сортны табуы читен түгел, аны әйләнәсе яңа ел бәрәңге дип супермаркетларда да саталар. Ул – “Гала” сорты. Шәхсән үземә тәме бик ошап бетми, чөнки ярмаланмый, бармый боламыкка, суынгач ката. Иртә өлгерешле булгангамы, бер гектардан бары 20-30 тонна гына уңыш алып була, диләр.

Өстәге фотода кызыл-шәмәхә чәчәк аткан бәрәңгенең сорты нинди дип сораучылар да табылыр. Анысы – Голландиядә уйлап табылган, “Рокко” дип атала.

Укучыларга аз гына мотивация өчен. Айда 500 Биш мең сум, ягъни аена йөзәр мең сум акча эшләп аласыгыз киләме? Шушы бәрәңге сортын алып бер гектар җиргә утыртыгыз. Бер гектардан тонна 50-60 уңыш алып, килосын сумга 9-11 сатсагыз, бер машина алырлык акчаны биш айда эшләп тә алырсыз. Олы Мәңгәрдәге бакчабызда аның уңышы гектарга күчереп исәпләгәндә, чама булды шул. Бер квадрат метр – бер якка бер метр, икенче якка бер метр – шул җирдән чыккан бәрәңгене бер чиләккә салыгыз да, үлчәгез: 5 кило булса – гектардан 50 тонна дигән сүз, чөнки бер квадрат метр ул – гектарның ун меңнән бер өлеше; шулай булгач, бишне ун меңгә тапкырлыйбыз, уңыш 50000 кг килеп чыга. Алай гынамы соң, бездә бер төптән чыккан ике бәрәңгенең авырлыгы бер кило да җиде йөз грамм булды. Уртакулны, вакларны, басуда киселгәннәрне калдырып, төптән бер ике-өч кенә бәрәңге чүпләп чыксагыз – ике йөз мең сум акча кесәгездә дигән сүз инде.
 

 
Сортларның барысы да яхшы. Элита, суперэлита булса бигрәк тә. Әгәр быел орлыклык бәрәңге яисә сорт сайлап алмагансыз икән – бүген үк өй яныгыздагы супермаркетка йөгерегез. Аларда ел буе нинди генә бәрәңгеләр сатылмый: “Ароза”, “Ред скарлет”, “Импала”... Исемнәре бик күп, мин бер тапкыр “Монте Карло” дигәнен дә очраттым! Ниндиенә генә да юлыксагыз, шуларның өч литрлы банкага сыйганнарын тәрәзә төбенә яисә кояш нурлары төшә торган җиргә куегыз. Бәрәңге яшел күз төртсен, борынласын өчен! Болай эшләгәндә, уңышны тагын да тизрәк алачаксыз! Зурларын ярып утыртырга була. Бары бер кагыйдә: утыртыр алдыннан башта агуларга, аннары ярырга. Гадәттә, “Престиж” дигән пестицидны файдаланалар. Аны берүк базардан ала күрмәгез (су кушып саталар). Бер литр агуны чиләк бер (10 л) суга кушабыз һәм орлыклык бәрәңгегә бөркибез. Шушы чиләк бер бер тонна орлыклык бәрәңгене эшкәртергә җитә. Бер тонна орлык исә бер гектарлы басуның өчтән беренә чәчәргә җитәргә тиеш. Әгәр бакчагызда бәрәңгенең үзен тишкәли торган корт бар икән, дозаны аз гына була арттырасы. Бәрәңге тишкәләнү, гадәттә, күпьеллык үлән үскән җиргә утыртканда күзәтелә. Бездә, әлхәмдүлилләһ, бер корт та булмады. Колорадоныкы берән-сәрән күренгәләде генә, ләкин яфракка тимәде (фотодан күренә).
 


Борынлату өчен апрель уртасында бәрәңгеләрне Олы Мәңгәрдә менә шулай итеп банкага салып куйдык. Фотода: “Сантэ” сорты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International