26 апрель көнне 16.00 сәгатьтә “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә килүчеләр яшь архитекторлар тарафыннан махсус ясалган 400 кг авырлыктагы һәм 3 метрлы “Ә” хәрефе арт-объектын күрә алачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, “Мин татарча сөйләшәм” кысаларында 3 конкурс уздырылган. Белән Архитекторлар бәйлесе - шуларның икенчесе.
“Без - яшь белән эшли торган архитекторлар бердәнбер оешмадыр, мөгаен. Әгәр дә архитекторлар, дизайнерлар, журналистлар белән эшләмибез икән, ябыла, сүнә барачакбыз. Шәһәребезне, без яшәгән урынны үзгәртүче кешеләр белән элемтәдә булып, аларга үз идеяләребезне җиткерү кирәк”, - ди акцияне оештыручыларның берсе.
Акция тәмамланганнан соң, “Ә” хәрефе Казан Дәүләт архитектура-төзелеш университеты урнаштырылачак каршына.
“Студентлар архитектура объектларын, тулы бер кварталларны, биналарны милли үзенчәлек белән эшләп булуын күрсеннәр иде”, - дигән теләктә Тәбрис Яруллин.