Татарстанда талпаннар сезоны ачылган

2017 елның 24 апреле, дүшәмбе

Татарстанда биш кешене тешләгән талпан. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә ТР Роспотребнадзор идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова хәбәр итте.

"Быел талпаннар кышкы йокыдан 12 апрельдә уянды. Узган елда бу дата – 15 апрельгә туры килгән иде. Тереклек итү өчен талпанга +1-3 градус тирәсе җылылык җитә. Май уртасыннан алар үрчи башлый, бу чор июнь ахырына кадәр саклана. Талпан тешләү очракларының “пик” ноктасы да, гадәттә, шушы вакытка туры килә," – ул диде.

Луиза Олеговна әйтүенчә, энцефалит вирусын йөртүче урман бете (талпан) җирдән 1,5 метрдан биек булмаган куе үлән арасында яши. Шуңа күрә ачык болын яки тугай, урманга караганда да куркынычрак. Кояш нурлары туры төшә торган каен урманында талпаннар әз очрый. Нарат урманында бөтенләй дә юк диярлек. Талпаннарның урыны туплану – катнаш урманнар.

Талпан тешләү куркынычы күбрәк булган районнар да билгеле. Болар Татарстанның 30 төбәге – Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Алабуга, Әгерҗе, Әлки, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Биектау, Зәй, Лаеш, Ленининогорск, Менделевск, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Саба, Спас, Тукай, Теләче, Түбән Кама, Чистай, Чирмешән, Яңа Чишмә, Югары Ослан, Ютазы районнары һәм Казан, Чаллы шәһәрләре.

Төшерәбез Исегезгә, 2015 елда республикада талпан кадалуның 6971 очрагы теркәлгән. Узган ел исә 6858 кешене урман бете тешләгән. Беренче елны энцефалит чирен бер кеше булса йоктырган, узган ел куркыныч авыруны эләктерүчеләр саны өчәү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International