Р.Миңнеханов беренчел медицина звеносын модернизацияләү һәм ныгыту программасын хуплаган

2017 елның 24 апреле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Татарстанда 2017-2018 елларга беренчел медицина звеносын модернизацияләү һәм ныгыту программасы тәкъдим ителде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат үзәге хәбәр итә.

Искәртеп үтик, программа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча Татарстан Хөкүмәте тарафыннан эшләнде. Бу хакта алдан Россия Президентының еллык Федераль Җыенга Юлламасында әйтелгән иде.

Совещание по вопросам модернизации поликлиник в Республике Татарстан. Проводит президент Республики Татарстан Р.Н.Минниханов.фото Р.Кадыров.

2017-2018 елларга беренчел медицина звеносын модернизацияләү һәм ныгыту һәм программасында республика шәһәрләрендә муниципаль районнарында поликлиника биналарын капиталь ремонтлау һәм заманча медицина җиһазлары белән тәэмин итү каралган.

2017 ел программасында Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт поликлиникаларын ремонтлау кергән. Барлыгы 43 учреждение (75 объект), аларга якынча 2 млн кеше беркетелгән.

Программасында 2018 37 учреждение (78 объект), шулай ук 1,2 млн чамасы кешегә хезмәт күрсәтүче махсуслашкан медицина учреждениеләре каралган.

Миңнеханов ителгән тәкъдим Рөстәм килештергән программаны. Бу зур һәм җитди проект, дип белдергән ул, программаны башкарып чыгуда республика һәм муниципаль районнар дәрәҗәсендәге министрлык һәм ведомстволардан зур көч сорала.

Совещание по вопросам модернизации поликлиник в Республике Татарстан. Проводит президент Республики Татарстан Р.Н.Минниханов.фото Р.Кадыров.

Бүген программаның Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тарафыннан имзалануы көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International