32,4 процент россияле икътисадның тиздән тотрыклануына ышана

2017 елның 24 апреле, дүшәмбе

Якын киләчәктә икътисадның тотрыклануына ышанучы россиялеләр өлеше март аенда 32,4 процентка кадәр арткан. 2015 елда моңа 24 респондент процент, ә 2016 елда 20 процент ышанган. Бу хакта РАНХиГС уздырган сораштыруга таянып, "Известия" газетасы яза.

Билгеләп узылганча, икътисадта вәзгыятьнең җайлашуын көтүче гражданнар өлеше ел эчендә 7,6 проценттан 13,1 процентка кадәр арткан. Шул ук вакытта икътисадта төшенкелек тагын бер-ике ел дәвам итәчәк пессимистлар өлеше 42дән 29 процентка төшкән.

Экспертлар сүзләренчә, төп сәбәпләр - инфляциянең акрынаюы һәм 4 процентка калуы, рубль курсының көчәюе һәм төбәкләрдә бюджет вәзгыятенең яхшыруы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International