Газлы суга, баллы һәм аяк өсте ашала тоган ризыкларга рекламаны чикләргә мөмкиннәр

2017 елның 24 апреле, дүшәмбе

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында газлы суга, баллы һәм фастфуд, ягъни тиз генә аяк өсте ашала торган ризыкларга рекламаны чикләүне тәкъдим итә. Бу хакта 2025 елга кадәр сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру буенча стратегиянең яңартылган вариантында җиткерелә, дип яза “ Газета.Ru”.

Сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру буенча стратегиянең элеккеге тексты вариантында Сәламәтлек саклау министрлыгы әлеге ризыкларга телевизион рекламаны вакыт буенча чикләүне тәкъдим иткән булган. Ә яңасында барлык төр реклама формаларын чикләү турында сүз бара.

Алганда Аерым, рәвештә законлы рекламаны “югары колорияле, майлы артык, шикәрле яки тозлы һәм беренче чиратта балаларга тәкъдим ителә торган баллы, бигрәк тә газлы эчемлекләргә, фастфуд, шоколад батончикларга һәм казылык эшләнмәләренә” чикләү тәкъдим ителә.

Алдан 2025 елга кадәр сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру буенча эшләнеп беткән стратегиядә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы “сәламәтлек өчен зарарлы туклану продуктлары” терминыннан баш тарткан иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International