Узган ел республикада музейларга йөрүчеләр саны 35 процентка арткан. Бу – 5 миллион 873 мең кеше дигән сүз. Соңгы егерме елда – иң зур сан. Былтыр Казан Кремле 3 миллионлап кешене кабул иткән. Мәдәният министры Татарстан Айрат Сибагатуллин югары уку йортларында гуманитар, социаль-икътисадый фәннәрдән белем бирүче укытучылар очрашуда саннар белән шундый җиткерде, дип яза "Ватаным Татарстан".
Ул Татарстанны мәгънәсендә чын “музей республикасы” дип атады. ”Бездә хәзер музейлар да тамашачы янына бара. Казан, Алабуга, Болгар, Зөядә ачык һавада музей фестивальләре, бәйрәмнәр оештырыла. Районнарда “Әдәби ишегалды” кебек чаралар да үткәрелә. Очрашуда күренекле шәхесләр дә катнаша. Дә Урамда күрсәтү популярлашты кино. Дәүләт театрларында тамаша кылучыларның саны узган ел бер миллионнан артты”, – ди Айрат Сибагатуллин.
Әйтергә Шунысын кирәк: мондый очрашулар Татарстан Вузара координация советы тәкъдиме белән даими уздырыла. Бу юлы мәдәният министрына үз юнәлеше турында сөйләргә туры килде. Аның күренгәнчә чыгышыннан, 2016 елда тупланма бюджеттан мәдәният өлкәсенә юнәлдерелгән чыгымнар 13,7 миллиард сумны тәшкил иткән. Федераль бюджеттан 563,2 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Мәдәният өлкәсенә акча күбрәк бүлеп бирелә башлаган. 2012 елдан башлап барлыгы 226 клуб төзелгән, 2015 елдан 69ы төзекләндерелгән. Узган ел Әлмәт, Чистай, Югары Ослан, Лаеш, Теләче районнарында биш мәдәният йорты төзелгән. Авыл клубларына 7,4 миллион сумлык тавыш җиһазлары сатып алынган. 12 театр районда кәнәфиләре яңартылган. Шактый гына кино заллары җиһазландырылган. Мәдәни мирас объектларын яңарту да буенча эш алып барыла. Былтыр мәдәният, сәнгать, кинематография өлкәсендә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 20 мең 361 сумны тәшкил иткән. Эш хакы 3 процентка арткан.
Бүген республикада 43 мең кеше сәнгать, мәдәният өлкәсендә белем ала икән. Дөрес, монда югары уку йорты, техникумнарда гына түгел, музыка мәктәпләрендә укучылар да кертелгән. Узган ел вузларда мәдәният юнәлеше буенча бәйгеләрдә бер урынга уртача 11 кеше дәгъва кылган. Сайлап алу яхшы, ләкин укып бетергәч, яшьләр авылларга кайтырга телиме икән? Яшь белгечләргә нинди мөмкинлекләр тудырылган?
– Урта һәм югары уку йортларын тәмамлаган яшьләрнең 70 проценты туган якларына кайта. Авылларда белгечләрне йорт белән тәэмин итә алмыйбыз. Яшь кеше бер, ике ел эшли, хакына хезмәт карап, киләчәген үзе хәл итә. Күпләп белгечләр җитми дигән нәрсә юк, – диде министр.
Сүз уңаеннан, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын узган ел 270тән артык кеше тәмамлаган. Шуның нибары 33е генә авылга кайтып киткән. Ә югары уку йортына абитуриентларның 40 процентын авылдан кабул итәләр. Бу шәһәр студентларына караганда күбрәк. Бигрәк тә Әлмәт, Яшел Үзән, Кукмара студентлары актив. Ә менә Әлки, Менделеевск, Яңа Чишмә кебек районнардан укырга килүчеләр аз икән.