Марат Әхмәтов чәчүне 15 майга тәгәлләү бурычын куйды

2017 елның 22 апреле, шимбә

Татарстанда уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру 215 мең гектарда башкарылган, бу гомуми мәйданның 20 процентын тәшкил итә. Агымдагы һава торышы кыр эшләрен күләмле итеп алып барырга мөмкинлек бирми. Бу хакта Татарстан Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсенә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Видеоконференция элемтә режимында үткән киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Республика Чарада Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, карлы кыш һәм апрельдәге уртача температура туфракта эрегән суны тупларга ярдәм иткән. Хәзер төп бурыч – максималь дымны рәвештә саклап, аны уңыш алуга юнәлдерү.

«Быелгы яз үзенчәлекле. Узган еллардан аермалы буларак барлык 3,2 миллион гектар чәчүлек җире инде кыр бүген үк эшләренә әзер, – диде министр. – Шуңа күрә без төп чәчү эшен – 10 майга, ә соңрак чәчелә торган культураларны 15 майга тәмамлау бурычын куябыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International