Татарстан сәламәтлек саклау учреждениеләренә ашыгыч ярдәм автомобильләре ачкычы тапшырылды

2017 елның 22 апреле, шимбә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан сәламәтлек саклау учреждениеләренә 50 ашыгыч ярдәм автомобильленнән ачкычлар тапшырды.Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге тантанада Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин да катнашты.

Торжественное вручение Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым автомобилей скорой медицинской помощи учреждениям здравоохранения Республики Татарстан. Фото Марсель Бадыкшин

Тантана Казан Ратушасы алдындагы мәйданда узды. Тантана башланганчы Миңнеханов машиналарны Рөстәм чыкты карап, аларга куелган медицина җайланмалары белән танышты.

Тантанада катнашучылар алдында чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов бу вакыйганың барысы өчен дә күркәм булуын белдерде. «Бу санитар машиналар республика кешеләренә үз вакытында квалификацияле медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк, - диде Миңнеханов Рөстәм. – Республикада Безнең 2012 -2013 елларга ашыгыч медицина ярдәме паркын яңарту буенча зур программабыз бар иде инде. Бүген 50 яңа машина тапшырабыз, һәм тагын 2-3 айдан башкалабыз өчен 47 машина әзерләнә».

Торжественное вручение Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым автомобилей скорой медицинской помощи учреждениям здравоохранения Республики Татарстан. Фото Марсель Бадыкшин

Сәламәтлек саклау учреждениеләре вәкилләренә һәм мунициципаль районнар башлыкларына мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, бүген халыктан медицина хезмәт күрсәтүләренә шикаятьләр белдерелмәсен өчен дә һәркемгә җитди җаваплылык йөкләнә.

«Без бик тиз арада авыру янына барып җитәргә һәм аңа квалификацияле медицина ярдәме күрсәтергә тиеш, чөнки кешеләр сәламәтлеге – хакимиятләр эшен бәяләүнең иң төп критерие, федераль хакимияттән алып муниципаль дәрәҗәгә кадәр. Тормыш Гражданнарның дәрәҗәсе, аларның саулыгы – өстенлекле мәсьәлә», - диде Миңнеханов Рөстәм.

Татарстан Президенты шулай ук белдергәнчә, сәламәтлек саклау системасына киләчәктә дә ярдәм күрсәтеләчәк.

Торжественное вручение Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым автомобилей скорой медицинской помощи учреждениям здравоохранения Республики Татарстан. Фото Марсель Бадыкшин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International