Алтын куллы пешекчеләр булганда, бер укытучы да, бер укучы да, бер дә эшче ашсыз калмас. Пешекченең уңышы аның ризык әзерләү технологиясен яхшы белүеннән һәм продуктларның сыйфатлы булуыннан яхшы гына да тормый. Ризыкны күңел һәм кул җылыңны биреп әзерләргә кирәк. Якты йөзеңне кызганмаска дә. Безнең район мәктәбе ашханәләрендә үз эшенең остасы булган, уңган, ачык йөзле пешекчеләребез эшли.
19 нчы апрель көнне әлеге пешекчеләребез үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашыр өчен, Иске Чүпрәле күппрофильле лицейга “Кулинария көч сынашу буенча” дип аталган профессиональ бәйгегә җыелды. Бәйгене ачу өчен сүз Иске Чүпрәле күппрофильле лицей директоры Халитов Ильсур Ахметсафиевичка бирелде. Ул үзенең чыгышында көннең күп өлешен мәктәптә уздыручы балаларның сәламәтлеге, иң беренче чиратта, дөрес туклануга бәйле икәнен, шуңа күрә укучыларның көндәлек туклануын дөрес оештыру пешекчеләр алдында торган иң мөһим мәсьәлә икәнен әйтеп үтте. Шуннан чыгышны Чүпрәле районы Башкарма комитеты Мәгариф идарәсе җитәкчесе Милимова Елена Александровна дәвам итте. Ул укучылар ашый торган ризык тәме һәм сыйфаты ягыннан гына түгел, эстетик яктан да матур булырга кирәклеген сөйләде.
Әлеге чыгыштан соң пешекчеләр ике командага бүленделәр. “Кояшкай” һәм “ Тәм – томлар” командалары төрле биремнәрдә көч сынаштылар. Әлеге биремнәрне үтәгәндә, аларның без җитезлекләренә, уңганлыкларына, фантазияләренә сокландык. Пешекченең хезмәте ризыкны тәмле пешерә белүе генә түгел, ул искиткеч зур кул хезмәте, җитезлек тә. Без моңа бүген тагын бер мәртәбә инандык. Уңган аш Безнең пешекчеләребез – суга гына түгел, җыр – моңга да оста булып чыктылар. Алар яшелчә, җиләк – җимешләр турында җырлар шактый да беләләр икән. Дуслык Бәйгедә җиңде. Шуннан кунаклар лицеебызның алтын куллы пешекчеләре Рушания Хаярова, Рәмзия Самерханова тырышлыгы ярдәмендә әзерләнгән мул табыннар янына чакырылды. Менә шундый пешекчеләребез булганда, укучыларыбыз сау – сәламәт булып үсәрләр. Әлеге кабат очрашулар булыр дигән теләктә калабыз.