Безнең мәктәп укучылары һәр ел саен һәм Мәгариф министрлыгы КФУ, башка югары уку йортлары белән берлектә үткәрелә торган фәнни-тикшеренү конференцияләрендә актив катнашып киләләр.
Быел Каюм Насыйри исемендәге конференциядә 11нче сыйныф укучылары Мустафин Ленар – экология (җитәкчесе Ф.Ф.Нәүмәтов), Якупова Розалия – туган якны өйрәнү (җитәкчесе Л.Ф.Мөхәммәтҗанова) буенча чыгыш ясап грамоталарга лаек булдылар. Ә Булат Мөшәрәпов «Пути повышения инвестиционной привлекательности и развития промышленности Дрожжановского района и села Шланга» темасына язылган эшен яклап второй дәрәҗәле дипломга лаек булды. 15 нче апрельдщ Казанның 6 нчы гимназияседә “Глобализация – реальность современного мира» исемле конференциядә 8 нче сыйныф укучысы Мөхәммәтҗанов Айназ “Русские заимствования в мишарском диалекте” темасы буенча (җитәкчесе Э.Р.Якупова) бик матур ясап чыгыш я дәрәҗәле диплом алып кайтты. Без укытучыларыбызны, укучы абый-апаларыбызны уңышлары белән котлыйбыз. Аларга саулык, шатлык, имтиханнарда уңышлар теләп калабыз.