"Бердәм Россия" Дәүләт Думасы депутаты Ольга Баталина 23 яшькә кадәр беренче баласы туган гаиләләргә дәүләт ипотекага түләүнең бер өлешен башкарып ярдәм итә алыр иде, дип җиткерә парламентарийның матбугат хезмәте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Дәүләт Думасында хисап белән ясаганда чыгыш, премьер-министр Дмитрий Медведев Россиядә гаиләләргә ярдәм итү дәвам ителергә тиеш, аның өчен яңа чаралар эшләргә кирәк, дип белдерде.
"Чынлап та, 2030 елга кадәр безнең ил демографик авырлыклар белән бәрелешәчәк, бала тудыру яшендәге хатын-кызлар саны кими. Бу шартларда инде балалары булган гаиләләр хисабына гына бала тудыруны тулыландырырга була. Бер үк вакытта яшь гаиләләрдә беренче балаларын тудыруга этәргеч ясарга да кирәк", — дип җиткергән Баталина сүзләрен аның матбугат хезмәте.
Депутат фикеренчә, тәэсир чараларның итүче берсе булып, балалар хисабындагы фатир өлешен түләү торырга мөмкин. “23 яшькә кадәр беренче баласы туган гаиләләргә дәүләт ипотекага түләүнең бер өлешен каплап ярдәм итә алыр иде. "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан демографик чишелеш юлы итеп, бу тәкъдим ителгән иде”, дип искәрткән Баталина.