Татарстанда 15 апрельдән 15 июньгә кадәр балык тоту чикләнә

2017 елның 21 апреле, җомга

15 апрельдән Татарстанда “Уылдык” операциясе кысаларында промыселларда балык тоту тыела. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә Татарстан хайваннар дөньясы һәм саклау объектларын файдалану идарәсенең күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Радик Мөхтәров җиткерде.

Тыюлар 15 июньгә кадәр гамәлдә булачак. Бары шул вакытта гына балык уылдык чәчүдән туктый.

Шулай ук 25 апрельдән 10 июньгә кадәр республикада үзлектән балык тотучыларга чикләүләр кертелә. Моторлы Бу вакытта тыела файдалану көймәләрдән. Балыкны бер кешегә дүрт кармакка гына, яисә кармакка ике ике ыргак белән генә тотарга рөхсәт ителә.

Ведомство вәкиле браконьерлык булган яисә табигатьне саклау законнары бозылган очракта гражданнарга Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында “Халык контроле”нә хәбәр итәргә мөмкин булуын искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International